Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының “Ильхан“ сөтчелек комплексында сыерларны кукуруз бөртеге белән сыйлаячаклар

Югары Кәминкәдәге сөтчелек комплексында бүген тулаем көнлек сөт сатуны 4200 килограммга җиткергәннәр. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч аеруча нык үскән. - Савым сыерларына азыкны санап түгел, аппетитларына карата бирәбез, алларында гел нәрсәдер бар, хәтта төнлә дә улакларны тутырабыз, - ди әлеге - "Ильхан" комплексының вакытлыча идарәчесе Рәфис Гарифуллин. Әйе, ашаган, хәтта...

Югары Кәминкәдәге сөтчелек комплексында бүген тулаем көнлек сөт сатуны 4200 килограммга җиткергәннәр. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч аеруча нык үскән.

- Савым сыерларына азыкны санап түгел, аппетитларына карата бирәбез, алларында гел нәрсәдер бар, хәтта төнлә дә улакларны тутырабыз, - ди әлеге - "Ильхан" комплексының вакытлыча идарәчесе Рәфис Гарифуллин.

Әйе, ашаган, хәтта массаж ясалучы малда өмет бар. Аннан соң бу җәмгыятьтә эскерт-эскерт печән, әллә ничә баз сенаж һәм силос бар. Азык запаслары ким дигәндә ике елга җитәрлек.

Аеруча декабрьдә сөт җитештерүнең артуына көнбагыш түбе - сыгынтысы - жмых, аксымлы витаминнар бирү уңай йогынты ясаган. Язга кадәр җитәрлек кукуруз бөртеге дә булачак. Аны нәкъ бүген суктыралар.

-Һәр гектардан уртача 50-55 центнер уңыш чыга, - ди комплекс хуҗасы Ильяс Хәнәфиевның киңәшчесе, районда билгеле инженер, универсаль, гел яңалыкка омтылучы Фәрит Хисамов. -Бу культураны 430 гектарда үстердек, 160 гектарын - бөртеккә.

250 тонналап кукуруз бөртекләрен комплекс янына кайтарганнар. Аны шунда ук чистарталар, бер өлешен сатуга әзерләсәләр, фуражга да бүләләр. Бик туклыклы бу ризык тулаем 700 тонна суктырып алыныр дип көтелә.

"Ильхан"да 100 гектар мәйдан биләгән көнбагыш та яхшы үскән, гектардан 8әр центнер уңыш биргән. Аны саткан акчага, нигездә, жмых алганнар.

Комплексның төп байлыгы, билгеле, нәселле савым сыерлары. Алар бер ел эчендә 220 башка җиткән, 25 сыер буаз. Алда язылганча, көненә уртача 4200 килограмм сөт саталар. Һәр килограммын 24 сумнан алып китәләр. Ә бу көн саен 100 мең сум акча дигән сүз.

Киләсе җәйгә көнлек сөт саву күләмен 12 тоннага җиткермәкчеләр. Комплекска 2018нче елның язына кадәр тагын 170 тана кайтырга тиеш. Димәк, үсешкә нигез бар. Республика һәм район әлеге җәмгыятькә һәрдаим булышып торалар.

-Хәзер без үз көнебезне үзебез күрә башларга өйрәнәбез. Моңа кадәр хуҗабыз - эшкуар Ильяс Хәнәфиев Себердә эшләп тапкан малыннан өлеш чыгарса, бүген хезмәт хакына, чыгымнарга сөт акчасы да җитә башлар, - ди Рәфис Гарифуллин. -Дөрес, әле дәвам итүче төзелеш инвестицияләргә мохтаҗ.

Хезмәт хакы дигәннән, биредә ул айга уртача 20 мең сум тирәсе. Октябрь, ноябрьдә бу яктан бераз тоткарлык булган, моны яшермиләр, якын көннәрдә әҗәтне түләргә ышандыралар.

-Әйе, хезмәт хакы шулкадәр. Эшебезне яратабыз, беренче сменада иртәнге дүртенче яртыда фермага килү берни түгел, - диләр сыер савучылар - апалы-сеңелле Зөлфия Мисбахова һәм Тәнзилә Мәслаховалар.

- Энебез Минсалих, киленебез Ралия Атакаевлар да монда эшлиләр, гаилә подряды кебек инде. Дүрт көнгә бер ял да эләгә.

Комплекста сыер савучылар ике сменада эшли. Бушрак вакытта чәй дә эчеп алырга мөмкин, ял бүлмәсендә якты, җылы, чиста. Безнең районда булган хәлмени, корпусның бер башында җылы бәдрәф тә ясап куйганнар, юынгыч та әллә ничә.

Сыерлар сөтле биредә, көненә 20 кило бирүчеләре байтак. Әле бер сыердан 45 кило сауганнар. Инде ул янә буаз. Сыерларны ясалма орлыкландырып каплаталар. Зур сыердан, яхшы орлыктан туган бозаулар аппетитлы, тиз көрәяләр.

Тагын берничә сәгатьтән комплекста кичке савым башланачак. Иртәнге савымнан соң "Карусель"не юып та куйганнар, монда чип-чиста, бернинди ис юк. Сыерлар кая кереп басасын белә, сөтле чиләкләр күтәреп йөрисе дә түгел. Кайсы сыерның күпме сөт бирүен компьютер исәпләп бара. Монда өстәп яза, "су куша" алмыйсың.

..."Ильхан" пайчыларының күбесе белән бөртекләтә исәп-хисап ясаган. Калган берничә пайчыга киләсе ел башында акчалата бирәчәкләр. Язын чәчәргә җитәрлек орлык хәстәрләп куйганнар. Утыз кешелек коллектив комплексны алга җибәрү өчен тырыша. Кайберәүләрнең, белер-белмәс, "Ильхан" ябыла, бөлгенлеккә төшкән икән диюләре дөреслеккә туры килми.

Автор фотолары

Күбрәк фото: "Ильхан" җәмгыятендә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Ильхан Чирмешән районының белән сыйлаячаклар сыерларны кукуруз бөртеге сөтчелек комплексында