Ильхан тег белән яңалыклар
-
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" җәмгыятендә көнлек уртача савым 5 тоннага җиткән
Югары Кәминкә авылындагы сөтчелек комплексында һәр көнне биш тоннага якын сөт савыла, яшь бозауларга эчергәннән калганын (4630 килограмм) Самарадан килеп алалар. Әле сыерлар бозаулап тора, димәк алдагы көннәрдә бу күрсәткеч тагын үсәр. -Комплекста 264 баш савым сыеры бар, бүген 236сы савыла. Баш санын арттыру өстендә эшлибез, инде үзебезнең бозаулар үсеп...
-
Чирмешән районының “Ильхан“ сөтчелек комплексында сыерларны кукуруз бөртеге белән сыйлаячаклар
Югары Кәминкәдәге сөтчелек комплексында бүген тулаем көнлек сөт сатуны 4200 килограммга җиткергәннәр. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч аеруча нык үскән. - Савым сыерларына азыкны санап түгел, аппетитларына карата бирәбез, алларында гел нәрсәдер бар, хәтта төнлә дә улакларны тутырабыз, - ди әлеге - "Ильхан" комплексының вакытлыча идарәчесе Рәфис Гарифуллин. Әйе, ашаган, хәтта...
-
Киләсе елга да кала
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 29 мең гектарга якын мәйданда (тиешленең 56 проценты) җир эшкәртелгән. Кайбер участокларга, күренеп тора, сөрү агрегатлары язга гына керә алачак. "Сөлчә", "Күтәмә АГРО-фирмасы", алар үзләре биргән мәгълүматлар буенча, җирләрен тулысынча эшкәрткәннәр. Бу агротехник чара "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә дә өлгер башкарылды, эшкәртелмәгән участоклары күп түгел. "Лениногорск...
-
Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ сөтчелек комплексына таналар кайтардылар
Югары Кәминкәдәге "Ильхан" сөтчелек комплексына, ниһаять, маллар кайтты. Алар - әлегә 74 баш буаз тананың күбесе ай-ай ярым эчендә бозауларга тиеш. Соңрак монда сыерлар санын 1000 башка җиткермәкчеләр. Районда тиңе булмаган галәмәт зур, 440 миллион сум чамасы бәягә төшәчәк комплекс сөт җитештерүгә махсуслаша. Бюджет һәм комплекс хуҗасы Ильяс Хәнәфиев акчасына...
-
Югары Кәминкә пайчылары яңа хуҗа белән килешү төзиләр
Югары Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләр пай җирләрен яңа хуҗага - "Ильхан" җәмгыятенә бирергә килештеләр. Аренда килешүе 15 елга төзелә. Моңа кадәр элеккеге инвестор - "Чирмешәнагрохезмәтләре" белән килешүне өзәргә кирәк. Ул салым түләүләре буенча араны "чистартырга" тиеш. Пайчылар шундый шарт та куйды. Монда пай өчен беркайчан, бернәрсә дә бирмәгәннәр. Әлеге авыл...
-
Марат Әхмәтов та “Ильхан“га булышачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Югары Кәминкәдә төзелүче сөтчелек комплексында булып китте, эш барышы белән танышты. 1000 баш савым сыерына исәпләп төзелүче әлеге комплексның смета бәясе 405 миллион сумга ук җыела. "Ильхан" җәмгыяте хуҗасы - эшкуар Ильяс Хәнәфиев үзе генә шулкадәр чыгымнарны күтәрә алмый, булышлык кирәк....