Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында яшәүчеләр торак төзүдә дәүләт ярдәменнән файдалана алалар

Районда да халыкны торак белән тәэмин итү буенча республика программалары эшли, алар берничә үк. "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасының төп максаты - авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү. -Узган елны әлеге программа нигезендә чиратта торучы 80 якташыбызга...

Районда да халыкны торак белән тәэмин итү буенча республика программалары эшли, алар берничә үк.

"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасының төп максаты - авыл җирендәге яшь гаиләләрне, белгечләрне барлык уңайлыклары булган йорт-җир белән тәэмин итү.

-Узган елны әлеге программа нигезендә чиратта торучы 80 якташыбызга 14 миллион 602 мең сумга якын акчаны өлешләп бирдек, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина.- Былтыр 10 гаилә субсидияне тулысы белән алып бетерде. Бүген әлеге программа буенча байтак, 206 гаилә исәптә тора. Әлеге программа нигезендә яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә һәм гражданнарга, федераль һәм республика бюджетлары хисабыннан торак төзү һәм алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. "Гражданнар" категориясенә 35 яшьтән өлкәнрәкләр, ә яшь "гаилә"гә бер яки аннан да күбрәк баласы булган 35 яшькә кадәрге тулы һәм тулы булмаган, социаль өлкәдә яисә авыл хуҗалыгында эшләүче гаиләләр керә. Субсидия күләме гаилә әгъзаларының санына карап бирелә. Программа стандартлары буенча, ялгыз яшәүче кешегә 33 квадрат метр торак, ике кешедән торган гаиләгә - 42, һәм һәр өстәлгән кешесенә 18 квадрат метр туры килергә тиеш. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр һәм, билгеле, әлеге категорияләргә туры килүчеләр безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

Бюджет учреждениеләрендә һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли. Дәүләт торак фонды белән килешү төзегәннән соң өч ел үтсә һәм бюджетта эшләүчеләр үз исемнәренә ачылган исәп-хисап счетларына фатир бәясенең ун проценты, предприятие хезмәткәрләре 20 проценты күләмендә акчасы кертелгән булса, гариза бирүче конкурста катнашып, фатирлы була ала. Монда тагын бер шарт бар: бу программада катнашучы торакка мохтаҗ булырга тиеш.

Бүген райондагы берничә авылда авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре өчен дә аерым программа буенча арендага торак төзелә. Нефтьчеләр дә бу эштән читтә калмаганнар, үз эшчеләренә район үзәгендә 20 аерым йорт төзергә ниятлиләр.

Югары Кармалка авылында республика программасы кысаларында күп балалы бер гаиләгә яңа йорт төзи башлаганнар.

Торак төзелеше буенча сораулар булса, муниципаль район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә килергә яисә 2-23-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы файдалана алалар ярдәменнән төзүдә дәүләт яшәүчеләр торак

2
X