Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында ветераннарны юбилейга чакырдылар

Балалар сәнгать мәктәбендә район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек якташларыбызны хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр. Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать...

Балалар сәнгать мәктәбендә район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек якташларыбызны хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр.


Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать оешмасы булып тора, шуңа да бәйрәмгә һәр авылдан кунаклар чакырылган иде.

Ветераннар оешмасы безнең районда 1987нче елны барлыкка килгән. Аның беренче рәисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Харрас Фәссахов, ул 16 ел әлеге вазифаны башкара, вакытын һәм көчен кызганмый эшли. Нәкъ аның тәкъдиме буенча район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты төзелде. Шуңа да бәйрәм көнне иң элек Харрас Фәттах улын искә алдылар, йорт-интернатта аның истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Бу чарада Харрас абыйның улы Роберт Фәссахов та катнашты.

Казаннан килгән кунак, Татарстан ветераннар оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде:

-Без инде 30 ел бергә. Тарих өчен ул күп тә түгелдер, мөгаен, әмма пенсия яшенә җиткән кешеләр өчен бу шактый зур вакыт. Ялга чыгып та, җәмәгать эшләрен башкару һәркемнең хәленнән килми. Ветераннар советында актив һәм иҗади кешеләр эшли, - диде.

Кунак буш кул белән килмәгән.Туймәт авыл җирлеге башлангыч оешма җитәкчесе Рәсимә Хәйруллина һәм Чирмешәннән ветераннар оешмасы тормышында актив катнашучы Тәнзилә Овсянникова Республика ветераннар оешмасы Советының Мактау грамоталарына, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина һәм Югары Кәминкә авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Минәхәт Фәттахов Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да ветераннарны юбилей белән котлады, җәмәгать тормышында активлык күрсәткәннәре өчен өлкән буын вәкилләренә рәхмәтен җиткерде һәм район ветераннар оешмасы рәисе Габделбари Галиевка, хезмәт ветераны, озак еллар төрле җаваплы урыннарда хезмәт куйган Сания Арслановага, педагогик хезмәт ветераны Елена Еферовага район башлыгының Мактау грамоталарын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Башлангыч оешма җитәкчеләре: Түбән Кәминкә авыл җирлегеннән Фазыйл Гамиров һәм Минсәгыйт Гыйрфанов, Иске Кадидан Сабирҗан Мортазин, Түбән Кармалкадан Антонина Трифонова, Утыз Имәннән Әмил Фатыйхов район җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

-Мин 13 елга якын ветераннар оешмасын җитәклим, - ди Әмил Шакир улы. - Хәзер бит авылда, яшьләргә караганда, өлкәннәр күбрәк. Ялгыз яшәүчеләр дә бар. Хөкүмәткә рәхмәт, өлкәннәрне гел кайгырталар. Ветераннар советы да үз эшен актив алып бара. Бүген дә бик матур бәйрәм узды, күпме кунак чакырганнар, бүләкләр әзерләгәннәр. Яктан карап утырырга бик рәхәт, ә бит монда күпме кешенең тырышлыгы, көче кергән. Оештыручыларга бик зур рәхмәт.

Бүгенге бәйрәмдә тагын бик күп башка якташларыбызга да, сәхнәгә чакырып, бүләкләр бирелде, гомумән, зур чарадан беркем дә буш кул белән китмәде.

Танылган артистлар: Казаннан Бәширә Насыйрова, Самарадан Михаил Анисимов һәм Нина Бекасова, район үзешчәннәре бәйрәм кунаклары өчен җырлар башкардылар. Аларга да рәхмәт.

Безнең сайтта карагыз:

Чирмешәннең ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17606

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы көн темасы ветераннарны