Чирмешән районында ветераннарны юбилейга чакырдылар
Балалар сәнгать мәктәбендә район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек якташларыбызны хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр.
Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать...