Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында узган елда мәшгульлек үзәге аша 61 инвалид эшкә урнашкан

Районда хезмәт яшендәге, мөмкинлеге чикле 129 кеше былтыр кайда да булса эшкә урнашкан. -Районда 1824 инвалид яши, шуларның 525се хезмәт яшендә. Үткән ел эшкә урнашкан, мөмкинлеге чикле кешеләрнең 61се үзәк биргән юллама буенча эшле булды, - ди үзәк директоры Фәридә Дивитаева. - Дүрт инвалид бизнес-планнарын яклап үз эшләрен ачып җибәрде....

Районда хезмәт яшендәге, мөмкинлеге чикле 129 кеше былтыр кайда да булса эшкә урнашкан.


-Районда 1824 инвалид яши, шуларның 525се хезмәт яшендә. Үткән ел эшкә урнашкан, мөмкинлеге чикле кешеләрнең 61се үзәк биргән юллама буенча эшле булды, - ди үзәк директоры Фәридә Дивитаева. - Дүрт инвалид бизнес-планнарын яклап үз эшләрен ачып җибәрде. Шуларның икесе агымдагы елда мөмкинлеге чикле кешеләргә эш урыннары да булдырырга тели. Үз эшләрен башлап җибәргән дүрт кешегә тулаем 470 мең сум субсидия бирелде, моннан тыш документлар тутыруга һәм мөһер ясауга тотылган чыгымнары да капланды.

2017 елда үзәккә 1750 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда 28 процентка күбрәк. Эш эзләүче буларак теркәлгән 332 кешенең 230сы эшле булган, шуларның 144се - үзәк биргән юллама буенча. Эшсез дип табылган әлеге гражданнарга тулаем 3 миллион 400 мең сум пособие түләгәннәр. Ел башында үзәктә эшсез буларак 86 кеше исәптә торса, ел ахырына алар 65кә калган.

Үткән ел тугыз оешмада кыскартулар булып, 25 кеше эшсез калган. Үз белгечлекләре буенча эш таба алмаган гражданнарга үзәк яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә тудыра. Ел дәвамында 25 кеше котельный, сусызландыру һәм тозсызландуру җайланмалары операторлары, пешекче, бораулаучы ярдәмчесе, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләргә укыган. Бу максатларга 280 мең сумнан артык акча тотылган. Бу якташларыбызның барысы да яңа белгечлекләре буенча эшкә дә урнашкан.

Эш бирүчеләр ел буена үзәк аша 400 вакансия тәкъдим иткән.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатында үзәк 14-18 яшьлек яшүсмерләрне, аеруча авыр тормыш хәлендә калган, уңышсыз, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне каникуллар вакытында вакытлыча эшкә урнаштыруга зур игътибар бирә. 2017 елда да үзәк аша 90 яшүсмер эшле булган, аларга тулаем 114 мең 800 сум матди ярдәм - акча бирелгән.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined көн темасы Чирмешән районында узган елда мәшгульлек үзәге 61 инвалид эшкә урнашкан