Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында узган елда 4 мең 613 квадрат метр торак төзелгән

2017 елда районда 35 аерым һәм 16 квартиралы бер йорт төзелгән. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 4 мең 613 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күп фатирлы йортны аренда торагы программасы буенча, ә аерым йортларның өчесен ятим балалар өчен төзеделәр. Йортларның күпчелеге Чирмешәндә күтәрелгән. Яңа Элмәле...

2017 елда районда 35 аерым һәм 16 квартиралы бер йорт төзелгән. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 4 мең 613 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.


Күп фатирлы йортны аренда торагы программасы буенча, ә аерым йортларның өчесен ятим балалар өчен төзеделәр. Йортларның күпчелеге Чирмешәндә күтәрелгән. Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында да өй төзүчеләр күп.

2018 елда районда 4 мең 500 квадрат метр торак төзү бурычы йөкләнгән. Быел 33 аренда торагы һәм ятим балалар өчен ике йорт торгызу планлаштырыла. Аренда торагы төзү буенча эш башланган да.

2016 елда 40 гаилә яңа тораклы булган, аларның гомуми мәйданы 4 мең 542 квадрат метр.

-Үткән елда яңа йортлы булган райондашларыбыз арасында "2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территорияләрен тотрыклы үстерү" Федераль максатчан программа нигезендә төзүчеләр дә бар. 2017 елда районга әлеге программа нигезендә күчерелгән 14 миллион 601 мең 729 сум субсидияне чиратта торучы 80 кешегә өлешләп бирделәр, - ди район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсина. - Үткән ел 10 гаилә субсидияне тулысы белән алып бетерде. 2016 елда районга 26 миллион сум субсидия күчерелгән иде. Бүгенге көндә әлеге программа буенча 321 гаилә исәптә тора. Федераль максатчан программа эшли башлаганнан бирле 211 райондашыбызга тулаем 162 миллион 594 мең 434 сум субсидия бирелде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында узган елда торак төзелгән 4 мең 613 квадрат метр