Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында урып-җыюга әзерләнәләр

Быел район хуҗалыкларында бер комбайн өлешенә 550 гектарлап иген мәйданы туры килә. Уракка үзебездән 80ләп комбайн чыгарга тиеш булса, район җирләрен эшкәртүче "Агропродукт", "Лениногорск агрофирмасы", "Татагро" ише җәмгыятьләрнең моңа үз техникалары бар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган махсус комиссия районыбыз хуҗалыкларында уракка әзерлекне, техникаларның төзеклеген тикшерде. Белгечләр...

Быел район хуҗалыкларында бер комбайн өлешенә 550 гектарлап иген мәйданы туры килә. Уракка үзебездән 80ләп комбайн чыгарга тиеш булса, район җирләрен эшкәртүче "Агропродукт", "Лениногорск агрофирмасы", "Татагро" ише җәмгыятьләрнең моңа үз техникалары бар.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган махсус комиссия районыбыз хуҗалыкларында уракка әзерлекне, техникаларның төзеклеген тикшерде. Белгечләр "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятенә иң яхшы бәяне куйганнар. Бу хуҗалык басуларында биш комбайн: ике "Тукано", ике "Полесье", бер "Нива" эшләячәк. Алар төзек. "Серендеев Н.И. " крестьян-фермер хуҗалыгында да уракка әзерләр. Ивашкинолылар кырдан кайткан ашлыкны салырга складларын чисталап, дезинфекцияләп куйган. Бөртек ташый торган техникалары да "аякта". "Күтәмә АГРОфирмасы"нда да әзерлек яхшы. "Сөлчә"дә ДОНнары шактый иске булса да, бу комбайннарны җентекләп ремонтлап "денгә" керткәннәр.
-Атна-ун көннән уракка төшәргә дә вакыт,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ленар Җиһангиров. - Быел хуҗалыкларда барлыгы 60 мең гектардан уңыш җыеп аласы була. Моны башкарырга тиешле комбайннарның 80 проценты уракка әзер. Тик кайбер хуҗалыкларда бу яктан әле һаман сүлпән кайнашалар. Ә аннан-моннан төзәтелгән техника иң кызу вакытта сынатырга мөмкин. Шуңа бәйле, урак соңга кала, югалтулар китә.
Ленар Җиһангиров әйтүенчә, янгыннардан сак­лану өчен, урак барган басуларда су тутырылган, насос белән эшләүче сыешлыклар торырга тиеш. Әгәр комбайнга ут-фәлән капса, аны вакытында сүндерерлек булсын. Комбайн­нарның бәяләре дә миллионнар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы гектар урыпҗыю Агропродукт