Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында ташламаларга ия 777 пенсионер даруларны бушлай ала

Районда федераль ташламаларга ия 2103 пенсионер яши, бүгенге көнгә шуларның 1326сы, ягъни 63,1 проценты 2018 ел өчен ташламалардан баш тарткан, алар аны акчалата алырга карар кылган. 2 кеше әле быел гына ташламалардан баш тартып гариза язган. Ташламаларга ия 777 пенсионер гына даруханә аша, рецепт буенча дарулар алачак. -Дарулардан баш тартып...

Районда федераль ташламаларга ия 2103 пенсионер яши, бүгенге көнгә шуларның 1326сы, ягъни 63,1 проценты 2018 ел өчен ташламалардан баш тарткан, алар аны акчалата алырга карар кылган. 2 кеше әле быел гына ташламалардан баш тартып гариза язган. Ташламаларга ия 777 пенсионер гына даруханә аша, рецепт буенча дарулар алачак.


-Дарулардан баш тартып гариза язганчы ныклап уйларга киңәш итәр идем, - ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Чир бит ул көтмәгәндә көчәеп китәргә мөмкин. 2015 елда берәү 2016 ел өчен дарулардан баш тартып гариза язды, ә соңрак аңа бик кыйммәтле дарулар кирәк булды. Без аңа берничек тә ярдәм итә алмадык, ул даруларны үзе сатып алды. Быел инде аңа аларны рецепт буенча бирәләр. 2017 елда безгә мондый проблема белән килүче юк, шөкер, халык моны аңлый башлады бугай.

Ташламалардан файдаланучылар арасында айга 62шәр мең сумлык препаратлар алучылар да бар, пенсиядәге кеше бу суммага дару сатып ала алмый. Мондый кыммәтле даруга мохтаҗ кешеләр препаратларсыз да яши алмый.

2017 елның 1 февраленнән социаль пакетның бәясе артты. Дәүләт дару өчен айга 807 сум 94 тиен, юлда (электричкада) йөрү өчен 124 сум 99 тиен, курорт, санаторийларга бару өчен 116 сум 4 тиен акча бүлеп бирә. Акча сайларгамы, дарумы, пенсионер үзе хәл итә. 2018 елда биреләчәк ташламалардан файдаланыргамы әллә инде баш тартыргамы? - бу хакта агымдагы елның 1 октябренә кадәр карар кабул итәргә кирәк, аннары соң була. Фикерегезне үзгәртергә теләсәгез, Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга кирәк.

-Даруларга район үзәк больницасы елга ике тапкыр заявка бирә, 2017 елның икенче яртысында кайтарылачак дарулар исемлеге төзеп, инде заказ бирелгән, - ди үзәк даруханә мөдире Алсу Мортазина. - Безгә бер айга чама белән 520 мең сумлык дару кайта. Аларны ай башында һәм 20сеннән соң, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә китерәләр. Дарулар килгәнме-юкмы икәнен безгә 2-59-51 яки 2-59-52 телефоннарына шалтыратып та белешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined