Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында күчемсез милекне барлыйлар

Районда милек хокукы буларак рәсмиләштерелмәгән 118 күчемсез милек объекты ачыкланган. -Хәзерге вакытта әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча эш алып барыла, бу максатта эшче комиссия төзелде, - ди районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. -Ьлеге эш объектларны барлау,салым салу базасын киңәйтү, җирле бюджетка керем өлешен арттыру максатында...

Районда милек хокукы буларак рәсмиләштерелмәгән 118 күчемсез милек объекты ачыкланган.

-Хәзерге вакытта әлеге объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча эш алып барыла, бу максатта эшче комиссия төзелде, - ди районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Инна Тайдакова. -Ьлеге эш объектларны барлау,салым салу базасын киңәйтү, җирле бюджетка керем өлешен арттыру максатында башкарыла.

Теркәлмәгән объектларның барысы да хуҗасыз түгел, кайберләренең милек ияләре мәгълүм. Эшче комиссия алардан бигрәк тә элеккеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бина һәм корылмаларын, гаражларны, мастерскойларны, ындыр табакларын, складларны теркәүләрен таләп итә. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре әйтүенчә, Бәркәтә, Югары Кармалка, Югары Чегодай, Иске Үтәмеш авылларында берничә объект буенча конкрет эш алып барыла.

Шул ук вакытта хуҗасыз яки хуҗалары билгесез объектлар да аз түгел. Алар техник инвентарьләштерү һәм кадастр исәбенә куелгач исәпкә алыначак. Аннан соң җирле үзидарә органы гаризасы буенча милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы объектны хуҗалы дип таныту максатында Росреестрга мөрәҗәгать итә. Исәпкә куеп бер ел үткәннән соң гына, палата әлеге объектны муниципаль хокук милке итеп тануны сорап судка мөрәҗәгать итә ала.

Күрәсез, бу - вак, әмма кирәкле һәм кичектергесез хезмәт.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы көн темасы күчемсез милек барлыйлар