Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында хуҗасыз йортлардан арынмакчылар

Районның Шешминка, Иске Котыш, Утыз Имән авылларында тузган өйләр аеруча күп. Әлеге йортларны сүтеп кенә ташлыйсы иде дә, моны ансат кына эшләп булмый, ди. Барысын да закон нигезендә башкарасы. Хикмәт шунда икән, хуҗасы ризалыгыннан башка, йортны сүтү рөхсәт ителми. Югыйсә, аларның шактые яшәү түгел, хәтта инде утынга да бармый. Ә...

Районның Шешминка, Иске Котыш, Утыз Имән авылларында тузган өйләр аеруча күп. Әлеге йортларны сүтеп кенә ташлыйсы иде дә, моны ансат кына эшләп булмый, ди. Барысын да закон нигезендә башкарасы.

Хикмәт шунда икән, хуҗасы ризалыгыннан башка, йортны сүтү рөхсәт ителми. Югыйсә, аларның шактые яшәү түгел, хәтта инде утынга да бармый. Ә хуҗалары - милекнең варисы саналучы кешеләр читтә гомер итә.
Чүп оясына әйләнгән мондый йортлар ут казасы ягыннан да куркыныч. Дөнья хәлен белеп булмый, аларда явыз ниятле адәмнәр дә сыенырга мөмкин бит. Кыйшайган, "җен оясын" хәтерләткән буш йортлар һәр авылда диярлек бар. Авыл җирлекләре башлыкларына хәзер шундый йортларның исәбен барлау, хуҗаларын аныклау бурычы куелды. Әгәр дә йортның иясе авылда яшәсә, ул иске йортны сүтәргә, я аны тиешле тәртиптә тотарга бурычлы. Алай эшләми икән, бу кешене шрафка тартачаклар. Читтә яшәүчеләрнең әлеге йортларын, әгәр риза булсалар, муниципаль милек итеп рәсмиләштереп сүтү юлы бар. Моның өчен бюджеттан ниндидер финанс чыгымнары да тотарга туры килмәгәе. Ничек булса да, авылларда андый объектлардан арыну зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хуҗасыз йортлар

2
X