Чирмешән районында хуҗасыз йортлардан арынмакчылар
Районның Шешминка, Иске Котыш, Утыз Имән авылларында тузган өйләр аеруча күп. Әлеге йортларны сүтеп кенә ташлыйсы иде дә, моны ансат кына эшләп булмый, ди. Барысын да закон нигезендә башкарасы.
Хикмәт шунда икән, хуҗасы ризалыгыннан башка, йортны сүтү рөхсәт ителми. Югыйсә, аларның шактые яшәү түгел, хәтта инде утынга да бармый. Ә...