Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында хуҗасыз этләргә таблетка бирәләр

Быел Красная Поляна авылында берәүнең эте күршесен тешләгән. Кагыйдә буенча, район ветеринария берләшмәсе вәкилләре бу этне бәйгә куйдырып, 10 көнгә күзәтү астына алганнар. Бәхеткә, аңарда котыру авыруы ачыкланмаган. 2017 елда район ветеринария берләшмәсендә эт һәм мәчеләр тешләүнең 34 очрагы теркәлгән. Кешеләргә зыян салган бу хайванннарны ветеринарлар күзәткән вакытта аларда авыру...

Быел Красная Поляна авылында берәүнең эте күршесен тешләгән. Кагыйдә буенча, район ветеринария берләшмәсе вәкилләре бу этне бәйгә куйдырып, 10 көнгә күзәтү астына алганнар. Бәхеткә, аңарда котыру авыруы ачыкланмаган.


2017 елда район ветеринария берләшмәсендә эт һәм мәчеләр тешләүнең 34 очрагы теркәлгән. Кешеләргә зыян салган бу хайванннарны ветеринарлар күзәткән вакытта аларда авыру билгеләре расланмаган.

-Үткән елда 105 мәчене агулап үтердек (усыпление). Болар арасында кешеләргә зыян салган йорт хайваннары да бар, күпчелеге авыру, карт песиләр. Аларны безгә хуҗалары үзләре алып килә, - ди берләшмәнең баш эпизоотологы Рәфыйк Дәүләтшин. - Ел дәвамында 202 төлке һәм 277 эт тә юк ителде. Аларны ату торак пунктлардан читтә оештырылды.

Болардан тыш урамнарда йөрүче 194 хуҗасыз эт тотылган, шуларның 38се әле декабрь аенда гына юк ителгән. Бу максатларга 108 мең сум акча бүлгәннәр. Этләрне агулап үтерү һәм тоту белән районда ике эшмәкәр шөгыльләнә. Килешү төзеп, алар аерым авыл җирлекләрендә дә эшли.

Кешеләр тормышына куркыныч тудырып урамнарда йөрүче этләрдән арыну өчен ветеринария берләшмәсе 2017 елда заказ буенча 150 доза препарат кайтарткан, аларны Лашман, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Иске Котыш, Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә авыл җирлекләре алган. Быел да шундый таблеткаларга заказ бирелгән.

-Котыру авыруын профилактикалау максатында, йортларда йөреп, былтыр 218 эткә һәм 2029 мәчегә вакцина ясадык. Эт асраган очракта аны бәйдә тотарга кирәк. Әгәр дә йорт хайваннарыгызда агрессивлык сизсәгез, авызыннан селәгәй акса, безгә хәбәр итегез, - ди Рәфыйк Дәүләтшин. - Профилактикалау юнәлешендә кыргый җәнлекләр арасында да эш алып барыла, барлыгы 40 мең доза вакцина кайтарып, аучылык җәмгыяте белән берлектә, аларны урманнарда тараттык. Вакциналарга тагын заказ бирелде, бу юнәлештә эш агымдагы елда да дәвам итәчәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында бирәләр таблетка хуҗасыз этләргә