Чирмешән районында хуҗасыз этләргә таблетка бирәләр
Быел Красная Поляна авылында берәүнең эте күршесен тешләгән. Кагыйдә буенча, район ветеринария берләшмәсе вәкилләре бу этне бәйгә куйдырып, 10 көнгә күзәтү астына алганнар. Бәхеткә, аңарда котыру авыруы ачыкланмаган.
2017 елда район ветеринария берләшмәсендә эт һәм мәчеләр тешләүнең 34 очрагы теркәлгән. Кешеләргә зыян салган бу хайванннарны ветеринарлар күзәткән вакытта аларда авыру...