Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы быел да Шумиха Сабан туен оештырышты

Безнең район делегациясе быел да Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрүдә булыштылар. Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты. Фердинат Дәүләтшин курганлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Сабантуй уңаеннан котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын,...

Безнең район делегациясе быел да Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрүдә булыштылар. Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты.


Фердинат Дәүләтшин курганлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Сабантуй уңаеннан котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрне, озак еллар тату гомер иткән юбиляр парларны да тәбрикләделәр, бу юкка гына түгел, чөнки Сабан туе нәкъ гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Бүләкләүләрдән соң зур бәйрәм концерты башланып китте. Курган халкына безнең артистлар да музыкаль күчтәнәчләрен тапшырды. Үзәк ашханә пешереп барган чәк-чәк, бавырсаклар да югары бәя алды.

Сабан туе өчен һава торышы бөтен яклап килде, "Хезмәт" стадионына җыелган халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Бәйрәмдә бездәге кебек үк милли уеннар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы да булды. Билгеле, Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Төп уенны безнең делегация оештырды һәм хөкемдарлык итте. Тәкә һәм төп бүләк Курганда калды, безнең көрәшче егетләр дә сынатмады: үз үлчәү авырлыкларында Фәнил Шәрифуллин һәм Рәзиф Гыйрфанов - беренче, Наил Зыятдинов, Николай Емельянов, Илнур Җамалтдиновлар икенче булдылар.

Сабан туе узган мәйданда Шумихада яшәүче халыкларның милли орнаментлар белән бизәлгән өйчекләр куйганнар, ачык һавада милли ашлар, декоратив-гамәли иҗат һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырганнар, чүлмәк ясау осталары һәм тимерчеләр мастер-класс та күрсәттеләр.

Шумиха белән дуслык җепләре тагын да ныгыды. Сабан туенда Башкортостан делегациясе дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined