Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 11 июль 2017 яңалыклары

    • 11 июль 2017 - 16:00
      БАКЧАЧЫ КИҢӘШЕ: ЯҢГЫР БӘРӘҢГЕГӘ ЗЫЯНЛЫМЫ, ТӨБЕНӘ КАЙЧАН ӨЯРГӘ, ӨСТӘМӘ АШЛАУ КИРӘКМЕ?
      Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра. Әмма болай да «кунак»ка әйләнгән бәрәңгегә бу гына җитми. Аны үз вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга...
      557
      0
      0
    • 11 июль 2017 - 13:00
      Чирмешәндә "Яшьләр көне": башта концерт, аннары - дискотека
      "Яшьләр көне"н билгеләп үткән кичтә яшьләрнең ял итү үзәге каршына йөзләгән кеше җыелды. Яше-карты рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Һәм бу юкка гына түгел, чөнки бу бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Дөрестән дә, бу ике бәйрәм бер-берсеннән аерылгысыз, оештыручылар алдагы елларда да аны берләштереп уздырырга дигән карарга...
      561
      0
      0
    • 11 июль 2017 - 11:25
      БИШЕКТӘГЕ БИШКӘ ТӨРЛӘНӘМЕ?
      - Адәм баласы үз-үзен тотышына, фигыль-холкына - темпераментына карап, дүрт төргә бүленә: меланхолик (кара үт куыгы сүзеннән), холерик (үт куыгы), сангвиник (кан) һәм флегматик (лимфа), - ди Казан шәһәренең "Априори" бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе, психолог Айгөл ӘХМӘТҖАНОВА. - Кагыйдә буларак, балада аның дүртесе дә бар. Ләкин шуларның...
      625
      0
      0
    • 11 июль 2017 - 10:00
      Чирмешән районы быел да Шумиха Сабан туен оештырышты
      Безнең район делегациясе быел да Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрүдә булыштылар. Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты. Фердинат Дәүләтшин курганлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Сабантуй уңаеннан котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын,...
      487
      0
      0
    • 11 июль 2017 - 08:00
      Чирмешәнлеләр республика фестивале җиңүчеләре рәтендә
      22 июльдә Биек тау районында узачак Казан арты Сабан туенда "Мөгаллимә" фольклор коллективы (Лашман авылы) һәм район мәдәният йортының "Умырзая" халык фольклоры ансамбле дә катнашачак, бу бәйрәмдә - Сабан туенда аларны бүләкләячәкләр. Әлеге Сабан туена "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклорының республика фестивале җиңүчеләре буларак, безнең якташлар да чакырылган.
      669
      0
      0
    • 11 июль 2017 - 06:00
      Чирмешәнлеләр Туапседа җырлый
      Район мәдәният йортының вокал буенча педагог Әлфия Закированың укучылары - Рузилә Булатова, Айнур Галләмов, Гөлназ Гатиналар 10-16 июльдә Туапсе шәһәрендә дә үзләрен сынап караячак. Казанда узган "Йолдызлар симфониясе" икенче Халыкара конкур-фестивальдә катнашып лауреатлар булган якташларыбыз "Яхшыдан - яхшы" проекты финалына чакыру алды.
      636
      0
      0
    Реклама