Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән район больницасына суык тидереп мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Быел кискен тын юллары инфекциясе белән 14 яшькәчә 1104 бала, 102 яшүсмер, 1432 өлкән кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Беренче суыклар башлану белән салкын тиеп авыручылар саны кискен арта. Чирне йоктырмас өчен врачлар иң элек хезмәт һәм ял режимын төгәл үтәргә киңәш итә. Йокы 7-8 сәгатьтән ким булмаска тиеш....

Быел кискен тын юллары инфекциясе белән 14 яшькәчә 1104 бала, 102 яшүсмер, 1432 өлкән кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән.

Беренче суыклар башлану белән салкын тиеп авыручылар саны кискен арта.
Чирне йоктырмас өчен врачлар иң элек хезмәт һәм ял режимын төгәл үтәргә киңәш итә. Йокы 7-8 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Туклануга да игътибар итү сорала. Менюга аксымлы ризыклар (ит, балык, йомырка), атланмай һәм үсемлек мае, сөт продуктлары, җиләк-җимеш, яшелчә кертергә кирәк.
Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү иммунитетны ныгыта. Организмны чыныктыру да да чыдамлылыкны арттыра.
Организмны чыныктыруга суыклар башланганчы керешергә. Тын юллары инфекциясе көчәйгән чорда халык күпләп җыелган җирләргә йөрмәү һәм авырулар белән контактка кермәү хәерле. Урамга чыкканда борын эченә вируска каршы мазь сөртергә, өйдә борын эчен диңгез суы кушылган махсус эремә белән юарга кирәк. Болай эшләгәндә чир йоктыру куркынычы бермә-бер кими. Гади гигиена таләпләрен үтәү дә чир йоктырмауга ярдәм итә.
Ә инде чирнең беренче билгеләрен сизүгә аякларны горчица салынган кайнар суда тотарга, лимон, юкә чәчәге салып яки кура җиләге вареньесы белән кайнар чәй эчеп ятып тотырга кирәк. "С" витамины иммунитетны ныгыта. Чирнең көчәюен сизсәгез, озакка сузмыйча, врачка барыгыз. Аз гына салкын тию дә өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район больницасы