Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән инвалидлар җәмгыяте яңача эшләячәк

Районда бер ел элек оешкан инвалидлар җәмгыяте яңача эшли башлаячак. Әлеге җәмгыять әгъзасы булырга теләүчеләр хәзер теркәү узарга һәм әгъзалык билеты алырга тиешләр. -Бу - билеты булмаган инвалидларга, аларның проблемаларына "кул селтибез" дигән сүз түгел, тик шулай да җәмгыять әгъзалары булмаганнарга ярдәм күрсәтү, яки башка юнәлешләр буенча эш конкретрак, тыгызрак...

Районда бер ел элек оешкан инвалидлар җәмгыяте яңача эшли башлаячак. Әлеге җәмгыять әгъзасы булырга теләүчеләр хәзер теркәү узарга һәм әгъзалык билеты алырга тиешләр.

-Бу - билеты булмаган инвалидларга, аларның проблемаларына "кул селтибез" дигән сүз түгел, тик шулай да җәмгыять әгъзалары булмаганнарга ярдәм күрсәтү, яки башка юнәлешләр буенча эш конкретрак, тыгызрак алып барылачак,- ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов.- Әгъза билетының бәясе символик - бер елга 50 сум.
Үткән бер ел чорда районда мөмкинлекләре чикле якташларыбыз проблемаларына кагылышлы байтак эшләр башкарылды. Әмма, Илназ Фәраш улы әйтүенчә, хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле.
Районда 1810 инвалид исәпләнә. Шуларның 63е - физик мөмкинлекләре чикле балалар.
Җәмгыять җитәкчелеге ел әйләнәсендә "Каршылыксыз мохит" программасы буенча эшләнәсе чаралар мәсьәләләрен еш кузгатты. Бигрәк тә учреждениеләргә һәм сәүдә үзәкләренә керү юлларын пандуслар белән җиһазларга, кышын аларны боздан һәм кардан арындыруны хәл итәргә тырыштылар.
Инвалидларны өйдә эш белән тәэмин итүдә алга китеш бар. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында "Талантлар безнең арада" иҗат фестивале, бочча буенча инвалидлар арасында республика чемпионаты да Чирмешәндә бик яхшы оештырылды.
-Без инвалидларның проблемалары буенча мониторинг алып барабыз, яшьләр, хатын-кызлар, инвалид балалар булган гаиләләр белән күбрәк эшләячәкбез, - дип уй-ниятләре белән уртаклашты Илназ Газыймов. - Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз ясаган эшләнмәләр сатылучы махсус кибет, инватакси һәм башка хезмәтләр оештырасы килә. Инвалидлар җәмгыятьтә үзләрен ким тоймаска тиеш.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар Чирмешән авылы

2
X