Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән эшсезләре яңа һөнәр үзләштерә

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша юлланган 12 эшсез Нурлат аграр техникумының район филиалында пешекчеләр әзерләүче курсларда яңа һөнәр үзләштерә. Январь ахырында алар кулларына документ алачак. 2014 ел дәвамында үзәк 30 кешегә яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм иткән. Агымдагы елда да эшсезләр төрле курсларда укыячак. Үткән ел дәвамында үзәккә...

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша юлланган 12 эшсез Нурлат аграр техникумының район филиалында пешекчеләр әзерләүче курсларда яңа һөнәр үзләштерә. Январь ахырында алар кулларына документ алачак.

2014 ел дәвамында үзәк 30 кешегә яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм иткән. Агымдагы елда да эшсезләр төрле курсларда укыячак.
Үткән ел дәвамында үзәккә 1437 кеше мөрәҗәгать иткән һәм шуларның 345се эш эзләүче буларак исәпкә куелган. 221 кеше эшсез дип табылган һәм аларга пособие билгеләнгән. 2013 ел белән чагыштырганда, пособие алучылар саны 105 кешегә кимрәк. Пособие түләүгә федераль бюджет аша бирелгән 3 миллион 900 мең сум акча тотылган.
Үзәк 229 кешене эшкә урнаштырган. Шуларның 15се монда мөрәҗәгать иткәннән соң 10 көн үтүгә эшле булган.
Җәйге каникул һәм укудан бушаган вакытларда 104 яшүсмер вакытлыча эшкә урнашкан. Балигъ булмаган әлеге егетләргә һәм кызларга үзәк аша 122 мең сум акча түләнгән.
65 эшсез җәмәгать эшенә җәлеп ителгән, алар оешма һәм торак пунктларның территорияләрен төзекләндерүдә катнашкан.
-2014 елда дүрт инвалидны махсус эш урыны белән тәэмин иттек. Эш бирүчеләргә махсус җиһазларга тотылган чыгымнар кайтарылды, үзәк һәрберсенә 100әр мең сум акча күчерде,- ди үзәк белгеч Фәридә Гайнетдинова.
Ел дәвамында 9 кеше мәшгульлек үзәге аша бирелгән субсидия хисабына шәхси эшен башлап җибәргән. Алар транспорт хезмәте, тротуар плитәләре ясау, тегү, шиномонтаж, ремонт эшләре, чәчтараш, ритуаль хезмәтләр, ваклап сату белән шөгыльләнә. Бу эшмәкәрләргә 1 миллион 58 мең 400 сум акча бирелгән.
Бүгенге көндә 71 эшсез исәптә тора, үзәк 57 эш урыны тәкъдим итсә дә, аз хезмәт хаклы эшкә урнашырга теләүче юк.
Үзәк быел да компьютер серләренә өйрәнергә теләүче пенсионерларны укырга чакыра, 15 кешегә шундый мөмкинлек биреләчәк.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан һөнәри осталык конкурсында