Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән балалары хокук боза, әбиләре штраф түли

Соңгы вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында кадет мәктәп - интернатында белем алучы укучыларның эше еш карала. Тәртипләре үрнәк булырга тиешле кадетларны әле спиртлы эчемлекләр кулланганда күреп алалар, я башка "батырлыклары" өчен беркетмәләр төзиләр. Комиссиягә, нигездә, булачак Ватан сакчыларын әти - әниләре һәм класс җитәкчеләре белән бергә чакыралар. Балалары...

Соңгы вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында кадет мәктәп - интернатында белем алучы укучыларның эше еш карала.

Тәртипләре үрнәк булырга тиешле кадетларны әле спиртлы эчемлекләр кулланганда күреп алалар, я башка "батырлыклары" өчен беркетмәләр төзиләр.
Комиссиягә, нигездә, булачак Ватан сакчыларын әти - әниләре һәм класс җитәкчеләре белән бергә чакыралар. Балалары өчен нәкъ аларга кызарып утырырга туры килә. Буйга җиткән егетләр үзләренең гаепләрен танымыйлар да кебек. Бүген монда алар белән әңгәмә үткәреп торуның файдасы булырмы икән?! Берсе җәмәгать урынында алкоголь продукциясен эчкән, икенчесе интернатның ишеген тибеп ваткан. Ә штрафларын әти - әниләре һәм опекун әбигә пенсия акчасыннан түләргә туры киләчәк.
Комиссия утырышында балигъ булмаган балаларының тәрбиясе белән тиешенчә шөгыльләнмәүче ата - аналарны да чакыралар. Нигездә, "яшел елан" белән артык "дуслашып" китүчеләр балалары турында онытып җибәрәләр. Кайбер очракта социаль хезмәтләр әти- әниләре каравыннан мәхрүм калган балаларны вакытлыча приютларга, больницага урнаштырырга мәҗбүр булалар. Әйтик, Кара Чишмәдә яшәүче бер хатын - кыз хәтта үзе шундый гозер белән мөрәҗәгать итә икән. Ул, кәеф - сафа корып йөргән вакытта, сабыйлары "урнашкан " була күрәсең. Бу әни комиссия утырышына да килергә кирәк дип санамаган. Ә менә янә бер яшь хатын - кызга үз гамәлләре өчен оят булды бугай, ул күз яшьләре белән комиссия алдында: "Башка ул юлга басмыйм",- дип вәгъдә бирде. Беренче тапкырга, аңа ышандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар хокук боза