Чирмешән балалары хокук боза, әбиләре штраф түли
Соңгы вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында кадет мәктәп - интернатында белем алучы укучыларның эше еш карала.
Тәртипләре үрнәк булырга тиешле кадетларны әле спиртлы эчемлекләр кулланганда күреп алалар, я башка "батырлыклары" өчен беркетмәләр төзиләр.
Комиссиягә, нигездә, булачак Ватан сакчыларын әти - әниләре һәм класс җитәкчеләре белән бергә чакыралар. Балалары...