Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән балалар учреждениеләрендә сакны көчәйтү мөһим

Кайбер мәктәпләрдә, аеруча Чирмешәндә, соңгы вакытта сак хезмәтенә игътибар йомшарган. Мондый хәлгә юл куярга ярамый, балалар учреждениеләрендә теләсә кем теләсә ничек кереп-чыгып йөрергә тиеш түгел. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, алдагы көннәрдә аеруча уяу булу сорала. Республика көне, яңа уку елы башлану, бераз соңрак үтәчәк сайлаулар вакытында...

Кайбер мәктәпләрдә, аеруча Чирмешәндә, соңгы вакытта сак хезмәтенә игътибар йомшарган. Мондый хәлгә юл куярга ярамый, балалар учреждениеләрендә теләсә кем теләсә ничек кереп-чыгып йөрергә тиеш түгел.


Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында билгеләп үтелгәнчә, алдагы көннәрдә аеруча уяу булу сорала. Республика көне, яңа уку елы башлану, бераз соңрак үтәчәк сайлаулар вакытында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Укучылар, әти-әниләр белән әңгәмәләр, очрашулар, андый-монды хәлләрне кисәтү өчен бик мөһим.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов та бу өлкәдә кайбер чаралар үткәрергә, җитешсезлекләрне җентекле анализларга җыенуларын әйтте.

Районның мәгариф учреждениеләре объектларында техник җиһазлар күбәергә тиеш. Әлегә ике мәктәптә, дүрт балалар бакчасында видеокүзәтү камералары юк икән, ел ахырына аларда да яңа җиһазлар куелачак.

Комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров һәм башка кайбер чыгышларда әйтелгәнчә, террорчылыкка каршы көрәш даими алып барылырга, җаваплылар билгеләнергә, һәр оешмада элементар таләпләр катгый үтәлергә тиеш. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Республика көне мәгариф бүлеге