Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чәчелгән басуларны бәяләргә вакыт җитте

Районда сабан культураларын чәчү төгәлләнү ягында. 45 мең гектарда орлыклар җир куенында инде. Бөртеклеләрнең 9 мең гектардан күбрәгендә тырмалау (30 процент), 11 меңләп гектарда тамырдан тукландыру (тиешленең 36 проценты) үткәрелгән. "ЧИРМЕШӘНАГРО" һәм "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә шикәр чөгендере участокларын тәрбияләргә керештеләр. Бөртеклеләр участокларында чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерүчеләр дә байтак, әлегә...

Районда сабан культураларын чәчү төгәлләнү ягында. 45 мең гектарда орлыклар җир куенында инде.


Бөртеклеләрнең 9 мең гектардан күбрәгендә тырмалау (30 процент), 11 меңләп гектарда тамырдан тукландыру (тиешленең 36 проценты) үткәрелгән. "ЧИРМЕШӘНАГРО" һәм "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә шикәр чөгендере участокларын тәрбияләргә керештеләр. Бөртеклеләр участокларында чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерүчеләр дә байтак, әлегә бу эш планлаганның 45 процент өлешендә башкарылган.

Кемнең участогында чәчү сыйфатлырак башкарылган? Моны якын көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре ачыклаячак - кырларны бергәләп карап йөриячәкләр.

-Менә-менә азык әзерләүгә керешербез, моның өчен кирәгәчәк техниканы төзәтеп, карап куярга кирәк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу атна планеркасында. -Урак та озак көттермәс. Басуларда, көннәр җылытса, корткыч бөҗәкләр дә уяна башлар, аларга каршы вакытында көрәшү мөһим. Бу эшләр һәркайсыбыздан җаваплылык сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined басу