Чәчелгән басуларны бәяләргә вакыт җитте
Районда сабан культураларын чәчү төгәлләнү ягында. 45 мең гектарда орлыклар җир куенында инде.
Бөртеклеләрнең 9 мең гектардан күбрәгендә тырмалау (30 процент), 11 меңләп гектарда тамырдан тукландыру (тиешленең 36 проценты) үткәрелгән. "ЧИРМЕШӘНАГРО" һәм "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә шикәр чөгендере участокларын тәрбияләргә керештеләр. Бөртеклеләр участокларында чүп үләннәренә каршы гербицид сиптерүчеләр дә байтак, әлегә...