Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Чирмешән районында арендага 33 аерым йорт төзеләчәк

Быел районның төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 33 аерым йорт төзелергә тиеш. Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен йорт хакын да түләргә тиеш булалар. ТР Дәүләт торак фондының райондагы вәкиле Рәмил Әюпов әйтүенчә, әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә...

Быел районның төрле авылларында республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 33 аерым йорт төзелергә тиеш.


Аларда яшәячәк хуҗалар, коммуналь хезмәтләргә өстәп, ай саен йорт хакын да түләргә тиеш булалар.

ТР Дәүләт торак фондының райондагы вәкиле Рәмил Әюпов әйтүенчә, әлеге торак авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә генә биреләчәк.

Бүген Чирмешәндә һәм Урманасты Үтәмештә бу объектларда төзелеш эшләре кызу темплар белән бара. Район үзәгендә, Амур ягында (элеккеге аэропорт территориясендә) булачак алты йортның стеналарын күтәргәннәр дә, якын көннәрдә түбәләрен яба башлаячаклар. Урманасты Үтәмештә берьюлы биш йорт төзелә, биредә дә зур күләмдә эш башкарылган.

Күтәмәдә авыл хуҗалыгы белгечләренә алты йорт төзеп бирәчәкләр, дүртесенең нигезен ясап та куйганнар. Кармышта аренда шартларында бер, ә менә Керкәле дә 15 шәхси бер квартиралы йорт төзү планга кергән.

Әлеге йортларны быел файдалануга тапшырырга тиешләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында төзеләчәк 33 аерым йорт арендага