Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтә “эшмәкәренә” карата җинаять эше ачыла

Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау максатында 2017 елда районның полиция хезмәткәрләре 1396 тикшерү уздырган, ягъни алар юлларда 947 автомобильне, 319 сәүдә объектын һәм 130 складны тикшергәннәр. Әлеге рейдлар вакытында 778 литр алкоголь продукциясе әйләнештән алынган. Шуның 448 литры - аракы, 323 литры - коньяк һәм 4 литр самогон. -Әлеге тикшерүләр...

Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау максатында 2017 елда районның полиция хезмәткәрләре 1396 тикшерү уздырган, ягъни алар юлларда 947 автомобильне, 319 сәүдә объектын һәм 130 складны тикшергәннәр.


Әлеге рейдлар вакытында 778 литр алкоголь продукциясе әйләнештән алынган. Шуның 448 литры - аракы, 323 литры - коньяк һәм 4 литр самогон.

-Әлеге тикшерүләр вакытында административ хокук бозучы 7 кешегә карата беркетмә төзелде, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Андыйларга карата законнар кырыс, штрафлар зур. Шулай да кайберәүләр сабак алмый, бу кырын эшләрен дәвам итәләр. Агымдагы елның беренче аенда ук Бәркәтәдән Махматкулова лицензиясез аракы сатканда кабат эләкте.

Бу кешегә карата октябрь аенда ук беркетмә төзелгән һәм суд карары буенча аңа 30 мең сум штраф салынган. Бер ел эчендә икенче тапкыр хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган әлеге хатын-кызга карата җинаять эше ачыла, документлар туплана.

2017 елда Иске Котыштан Рабинаның кеше сәламәтлегенә зарарлы булган спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган, аңа карата җинаять эше кузгатылган, суд 15 мең сум штраф салган. Чирмешәндәге "24 сәгать" һәм райпо кибете сатучыларына да тиешсез вакытта спиртлы эчемлекләр саткан өчен штраф түләргә туры килгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган, зур күләмдә спиртлы эчемлекләр алып баручы Шентала һәм Яр Чаллы кешеләренең товарлары конфискацияләнгән, аларга саллы гына штраф түләргә дә туры килгән.

Законсыз рәвештә алкоголь сату турында "Халык контроле"нә дә язарга мөмкин. Кызыксындыру чарасы булса да, анда безнең районнан бу хакта бер хәбәр дә кермәгән. Әгәр "Халык контроле"нә язылган факт расланса, хәбәр бирүчегә акчалата премия каралган.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Бәркәтә җинаять эше ачыла “эшмәкәренә