Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер айда медпункт төзеп буламы?

Була икән, Лашман халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктында дәва ала башлады. Бинаны, республика программасы буенча, быел төзеп файдалануга тапшырдылар. Модульле ФАПны нибары бер ай эчендә нигезгә бастырдылар. Мондый пунктларны үзебездә, Азнакай шәһәрендә үк ясыйлар икән, анда ясап, кирәкле урында җыеп кына куялар. Быел республикада шундый 76 бина төзелә. Районда беренче җыелма...

Була икән, Лашман халкы яңа фельдшер-акушерлык пунктында дәва ала башлады. Бинаны, республика программасы буенча, быел төзеп файдалануга тапшырдылар.


Модульле ФАПны нибары бер ай эчендә нигезгә бастырдылар. Мондый пунктларны үзебездә, Азнакай шәһәрендә үк ясыйлар икән, анда ясап, кирәкле урында җыеп кына куялар. Быел республикада шундый 76 бина төзелә.

Районда беренче җыелма фельдшер-акушерлык пунктының нәкъ Лашманда булуы аңлашыла. Бердән, мондагы элеккеге пункт инде кырык ел хезмәт иткән, тузган , икенчедән, бу авылда шактый күп, 1300 кеше яши.

- Авыруларга иң беренче медицина ярдәме пунктларда күрсәтелә, беренче диагноз шунда куела. Шуңа күрә бөтен шартларга яраклаштырып эшләнгән бу бина төзелү бик әйбәт,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ФАПны ачуга багышлап оештырылган бәйрәмдә. - Быел, гомумән, районда сәламәтлек саклау учреждениеләре биналарын төзүгә, үзгәртеп коруга зур игътибар бирелде, дистәләрчә миллион сум акча тотылды. Халкыбыз сәламәт булсын, мондый чыгымнар үзен аклый.

Лашмандагы ФАП төзелешенә республикадан ике миллион сум чамасы акча юнәлдерелгән. Модуль бинадан тыш, район бюджеты хисабына, биредә электр, су, газ челтәрләре эшләнгән, канализация ясалган, тирә-юнь төзекләнгән, яңа койма бастырылган. Шуңа күрә бу объекттагы кайбер эшләргә район оешмаларын да җәлеп иткәннәр.

- Авыл җирлеге Советы, "Лашман агрофирмасы" җәмгыяте, район җитәкчеләре төзелеш барышын гел контрольдә тоттылар, бик тырыштылар, булыштылар, якташыбыз Минсәгыйт Шакировның да бу эштә өлеше зур, рәхмәт,- ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Яңа, җылы, якты бина медперсонал өчен дә уңайлы, җиһазлар заманча, санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә истән чыкмаган, ниндидер җитешсезлек таба алмассың.

Ал лента кисеп, бина эченә кергәч баш врач әйткәннәргә кабат инандык. Дөрестән дә, тыштан караганда кечкенә генә тоелган пунктта авырулар да, шәфкать туташлары да үзләрен өйдәге кебек тоя алалар.

Киләсе елда районда тагын ике авылда - Мордва Афонькәсендә һәм Югары Кәминкәдә дә яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Быел тугыз пунктта ремонт ясады, икесе яңа урынга күченде. Котыш, Шешминка, Түбән Кәминкә врачлык амбулаторияләрендә зур ремонт бара. Исән генә булыйк, аларда да, төзелешләр беткәч, бәйрәм ясарлар.

Бәйрәм булгач, бүген ФАПны төзүчеләр, сәламәтлек, туган җир турында да сүзләр, теләкләр күп. Ветеран Наҗия апа Талипова тышта салкынча дип тормады, җырларга пәлтәсен үк салып чыкты. Шатлыклары зур шул лашманлыларның, хисләр ташмый мөмкин түгел.

Бу хәлгә элек авыл пунктында озак еллар меңнәрчә сырхауны дәвалаган фельдшер, инде мәрхүм Семен Васильевич Степановның да рухы сөенгәндер. Биредә аны онытмыйлар, бина эчендә аның исемен элмә тактага язып куйганнар.

...Инде егерме бер ел шәфкать туташы булып эшләүче Җәмилә Шәйхетдинова да шат бүген. "Бездә мондый искиткеч шәп бина төзелер дип хыялланмаган да идек",- ди ул. Бәйрәмгә килгән башка кунаклар да үзләренең саулыклары турында кайгыртучыларга рәхмәтләрен, догаларын ирештерделәр.

Шунысын да белдек, янәшәдәге иске пункт бинасын сүтеп алырга килештеләр, ул инде тарихта гына кала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашман авылы Яңалык фельдшеракушерлык пункты