Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бәйрәменә әбиләр дә килгән

Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен быел да Чирмешәндә зурлап үткәрделәр. Бәйрәмдә балаларга гына түгел, ә әти - әниләргә, әби - бабайларга да күңелсез булмады. Балалар бәйрәменә 80нән узган Фаизә әби Сөләйманова Чумачкадан кадәр килгән. Үзе генә түгел, оныгы Рушания белән. -Авылыбыз кечкенә, бакча да, мәктәп тә,...

Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен быел да Чирмешәндә зурлап үткәрделәр. Бәйрәмдә балаларга гына түгел, ә әти - әниләргә, әби - бабайларга да күңелсез булмады.


Балалар бәйрәменә 80нән узган Фаизә әби Сөләйманова Чумачкадан кадәр килгән. Үзе генә түгел, оныгы Рушания белән.

-Авылыбыз кечкенә, бакча да, мәктәп тә, кызыбызга уйнарга хәтта балалар да юк, - ди Фаизә әби. - Ә монда бик күңелле бәйрәм оештырганнар, бик ошый.

Әбисе янына йөгереп килгән Рушания дә әбисе сүзләрен ишетеп, башын селкеде дә, кыска гына: "Бик кызык!" - дип,кабат концерт карарга китте.

-Оныгым чыгыш ясый. "Әби килмичә калма!"- дип кичә үк шалтыратты, - ди Чирмешәндә яшәүче Кәүсәрия апа Җиһаншина. - Бу бәйрәмгә ел да чыгабыз. Хәзер бит, Аллага шөкер, балалар өчен бөтен шартлар бар. Элек мондый бәйрәмнәр булмады шул.

Сәхнәдә бер - бер артлы район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады. Яшь артистлар бик тырыштылар, тамашачылар да алкыш­ларны кызганмадылар. Берәүләр концерт карасалар, башкалар район оешмалары оештырган мәйданчыкларда күңел ачтылар. Бәйгеләрдә, уеннарда үзләрен сынадылар. Бик активларына бүләк тә тәтеде.

-Безне монда килергә мәҗбүр итмәделәр, үз теләгебез белән катнашырга булдык. Аерым мәйданчык оештырып, балалар белән төрле хәрәкәтчән уеннар уйныйбыз, - ди 1нче Чирмешән мәктәбе укучысы, "Яшь гвардия" хәрәкәте әгъзасы Лилия Моратшина. - Аларны интернеттан өйрәндек, кайберләрен үзебез уйлап чыгардык. Күреп торасыз, уеннарда бик теләп катнашалар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined