Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте.


Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында берничә ел дәвамында халык акчасына байтак эшләр башкарылган, ләкин эшне ахырына җиткерү өчен тагын акча кирәк. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да әлеге изге эштә районның да катнашуы турында, чиркәү территориясен койма белән тотып алуда ярдәм күрсәтуен әйтте.

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфгать Фәттаховны даими эш урыннары булмаган, ләкин күпләп маллар асраучы авылдашларына банкларның кредит бирмәү мәсьәләсе борчый. Депутат әлеге проблеманы өйрәнеп, көченнән килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Шулай ук җирлек башлыгы Лашман авылының үзәк урамына яктырткычлар, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин Чумачка авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләсендә дә ярдәм сорадылар.

Айрат Хәйруллин Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә мәдәният йортлары директорларының да сәхнә костюмнары турында мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмады, уңай хәл итәргә вәгъдә итте.

Чирмешәнле Марат Яббаровның соравы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга салым түләгәндә өстенлекләргә кагылышлы иде. Депутат әлеге проблема буенча ныклы тикшерү үткәрәчәге һәм аны чишү юлын эзләячәге турында әйтте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешәндә Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте