Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алиягә яңа мәктәптә дә укырга язсын

Әмир башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфына быел бары бер бала керде. Әлеге уку елында монда унике сабый укыячак. Башлангыч мәктәп - балалар бакчасы директоры Исламия Нуретдинова сүзләренчә, 2020нче елларга кадәр Әмирдә ел саен 12-14 бала укыр дип көтелә. Кызганыч, инде 1970нче елда ук ачылган бина гына шактый таушалып өлгергән. Кышын кабинетлар...

Әмир башлангыч мәктәбенең 1нче сыйныфына быел бары бер бала керде. Әлеге уку елында монда унике сабый укыячак.

Башлангыч мәктәп - балалар бакчасы директоры Исламия Нуретдинова сүзләренчә, 2020нче елларга кадәр Әмирдә ел саен 12-14 бала укыр дип көтелә.
Кызганыч, инде 1970нче елда ук ачылган бина гына шактый таушалып өлгергән. Кышын кабинетлар җылынмый. Шунлыктан, укытучылар, әти-әниләр киләчәктә үз авылларында балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын, мәктәпне үз эченә алган яңа комплекс-бина хакында хыяллана. Сүз уңаеннан, хәзер биредәге балалар бакчасында ундүрт сабый тәрбияләнә.
Быелгы уку елында Түбән Чегодай, Лагерка, Сосновка, Яшәүче, Югары Чегодай авылларында беренче сыйныфка килүчеләр юк. Түбән Кармалка, Әмир, Яңа Элмәле, Иске Котыш, мәктәпләрендә беренчегә берәр бала керде.
Әмир башлангыч мәктәбенә быел беренче класска Алия Гамирова килде. Әлеге кызчыкны белем йортына әзерләргә райондашларыбыз да ярдәм иткән.
Кирәк-яраклар тутырылган сумка, ак алъяпкычлы форма - Алиягә бүләк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Яңа уку елы башланды

2
X