Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кама кешесенә Чирмешән районында яла яккан өчен җавап бирергә туры килгән

Район суды, Түбән Кама шәһәреннән бер ир-атны, кешегә җинаять кылу хакында яла яккан өчен, хөкем иткән.

Исерек хәлдә булган 36 яшьлек “кунак”ны Чирмешәндә тоткарлыйлар һәм район полиция бүлекчәсенә алып киләләр. Моңа хәтере калган, элек хөкем ителгән түбәнкамалы полиция бинасы янында “спектакль” куя: егыла да, башын асфальтка бәрә башлый. Ә аннан соң полиция хезмәткәрләре үзен законсыз тоткарладылар һәм имгәттеләр дип, полиция хезмәткәрләре өстеннән ялган гариза яза. Әмма, кем әйтмешли, “фокус” барып чыкмый: ир-ат хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгә һәм җинаять кылуын – яла ягуын таный.

Район суды әлеге “артистка” карата 2 ел да 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев