Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Шикле кеше күрсәгез, полициягә хәбәр итегез

Узган елны районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәгән. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында хокук сакчылары даими, профилактик аңлату эшләре үткәрәләр. -Полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне ачу белән беррәттән экстремизмны, террорчылыкны кисәтү буенча да конкрет эш алып бара, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлеге...

Узган елны районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәгән. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында хокук сакчылары даими, профилактик аңлату эшләре үткәрәләр.


-Полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне ачу белән беррәттән экстремизмны, террорчылыкны кисәтү буенча да конкрет эш алып бара, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция капитаны Илнар Җиһаншин.

Районда яшәүче яисә вакытлыча килгән чит ил гражданнары буенча мәгълүмат җыелган, алар контрольдә тора. Район үзәгендәге объектлар: кунакханәләр, тулай тораклар, ташланган биналар, күпквартиралы йортларның подваллары, чормалары даими тикшерелә. Предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә инструктажлар, мәчет һәм чиркәүләрдә дин әһәлләре, мәктәпләрдә укучылар белән террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә кагылышлы әңгәмәләр үткәрелә. Шул ук вакытта район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләр уяу булырга тиеш, терроризм безгә килеп җитмәс дип тынычланырга ярамый.

- Әгәр урамда, подъездда, паркларда, кибетләрдә, мәдәният учакларында, гомумән, кеше күп җыела торган урыннарда ташлап калдырылган сумкалар, төргәкләр күрсәгез, аларга тотына күрмәгез, бу турыда шунда ук полициягә 02 яисә 2-54-39 телефонына шалтыратыгыз. Балаларыгызга, оныкларыгызны да бу турыда кат-кат кисәтеп торыгыз, - ди И. Җиһаншин. - Күршегез йортын я фатирын чит кешеләргә арендага биреп тора икән, яңа күршеләрегезне игътибар белән күзәтегез, алар янына күп кешеләр бик еш килеп йөрсә, бу турыда кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Авылдагы буш йортлар да игътибарсыз калмасын. Ят кешеләр күренсә, авыл җирлегенә яисә полициягә хәбәр бирергә кирәк. Күпквартиралы йортыгызда подвал, чардакларның ишеге ватылмаганмы, анда чит-ятлар кереп йөрмиме, гел тикшереп торыгыз, бу йорт өчен җаваплы кеше эше генә димәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined шикле кешеләр