Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Самара кешесе куян аулаган өчен җавап бирәчәк

01 Үткән атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм Күтәмәдәге ПСЧ-73 аерым постына ут чыгу хакында хәбәрләр кермәгән. Район үзәге коткаручыларына 28 февральдә булган юл һәлакәтенә чыгарга туры килгән. 02 26 февральдән 4 мартка кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр алынган. Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган: берсендә имгәнүче бар, икенчесе...

01 Үткән атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм Күтәмәдәге ПСЧ-73 аерым постына ут чыгу хакында хәбәрләр кермәгән. Район үзәге коткаручыларына 28 февральдә булган юл һәлакәтенә чыгарга туры килгән.

02 26 февральдән 4 мартка кадәр район полиция бүлекчәсендә 29 хәбәр алынган. Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган: берсендә имгәнүче бар, икенчесе матди зыян белән генә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 112 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тоткарланган.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 10 административ беркетмә төзегәннәр.

Чит ил кешесенең әлеге адрес буенча яшәмәячәген белә торып, аны ялган рәвештә учетка куйдырган Әмир авылы кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.

Шешминка һәм Түбән Кармалка авыллары арасынада Самара кешесенең закон бозып куяннар аулавын ачыклаганнар. Аңардан ике ау мылтыгы, патроннар һәм куян түшкәләре алынган. Аучыга җәза биреләчәк.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән шимбә, якшәмбе көннәрендә 27 чакырту һәм 20 мөрәҗәгать кергән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, күпчелек чакыртулар - йөрәк-кан тамырлары белән авыручылар янына. ОРВИ һәм көнкүрештә җәрәхәт алу очраклары бар.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ плитәләрен, мичләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 36 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җавап бирәчәк өчен куян аулаган кешесе Самара