Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Киндераш җыйган өчен – өч ел җәза

Казаннан килеп, безнең районда киндераш җыйган ике кешене шартлы рәвештә өчешәр елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Июль аенда Казанда яшәүче Денис Шанов һәм Сергей Ермошин Күтәмәгә эш белән киләләр. Ләкин, соңрак ачыклануынча, алар яхшы юлда йөрмәгәннәр - составында наркотиклы матдә булган киндераш җыйганнар. Аны С.Ермошинның җиделе "Жигули"е багажнигына тутыралар. Ләкин кунакларны...

Казаннан килеп, безнең районда киндераш җыйган ике кешене шартлы рәвештә өчешәр елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.


Июль аенда Казанда яшәүче Денис Шанов һәм Сергей Ермошин Күтәмәгә эш белән киләләр. Ләкин, соңрак ачыклануынча, алар яхшы юлда йөрмәгәннәр - составында наркотиклы матдә булган киндераш җыйганнар. Аны С.Ермошинның җиделе "Жигули"е багажнигына тутыралар. Ләкин кунакларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Район суды аларның гамәлен РФ ҖКның 228 маддәсе, 2 өлеше буенча квалификацияли -составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне сатмау максатында алу, саклау һәм ташу дип бәяли.

Карар чыгарганда суд Д. Шанов һәм С. Ермошинның үз гаепләрен тануын, аларның үкенүен һәм уңай характеристикаларын да исәпкә ала.

Шунысын да ассызыклыйсы килә, район прокуроры тарафыннан Күтәмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе исеменә кырларда үсүче киндерашны юк итү турында хат җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined киндераш җыйган ике кеше