Киндераш җыйган өчен – өч ел җәза
Казаннан килеп, безнең районда киндераш җыйган ике кешене шартлы рәвештә өчешәр елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.
Июль аенда Казанда яшәүче Денис Шанов һәм Сергей Ермошин Күтәмәгә эш белән киләләр. Ләкин, соңрак ачыклануынча, алар яхшы юлда йөрмәгәннәр - составында наркотиклы матдә булган киндераш җыйганнар. Аны С.Ермошинның җиделе "Жигули"е багажнигына тутыралар. Ләкин кунакларны...