Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кибеттән мәктәпкә – кимендә 30 метр

Билгеле булганча, балалар, белем бирү һәм медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, шулай ук аларга якын территорияләрдә алкоголь продукциясе сату закон тарафыннан тыела. Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 ел 14 май карары белән алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән территорияләрнең чикләре расланды. Анда әйтелгәнчә, спиртлы эчемлекләр белән сату итүче кибетгнең керү...

Билгеле булганча, балалар, белем бирү һәм медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, шулай ук аларга якын территорияләрдә алкоголь продукциясе сату закон тарафыннан тыела.


Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 ел 14 май карары белән алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән территорияләрнең чикләре расланды. Анда әйтелгәнчә, спиртлы эчемлекләр белән сату итүче кибетгнең керү юлыннан балалар учреждениеләре биналары ишегенә (аерым территория булган очракта шул территориягә керү юлына) кадәр ара кимендә 30 метр булырга тиеш. Ләкин район прокуратурасы күптән түгел үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, Лагерка авылында райпо кибетеннән мәктәп территориясенә кадәр ара нибары 17 метр.

Әлеге факт буенча райпо идарәсе җитәкчесе исеменә представление юлланды. Нәтиҗәдә бу тәртип бозу бетерелде, бер вазифаи зат дисциплина җаваплылыкка тартылды.

Айназ Газизов,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кибет