Кеше һәм закон

Канистрада – спиртлы эчемлек

Узган атнада район территориясендә законсыз рәвештә алкогольле продукция ташучы өч машина тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре Чирмешән-Азеево юлында Самара өлкәсендә яшәүче Т.ның ВАЗ-21074 машинасын туктаталар. Аның багажнигында биш литрлы өч канистрада, составында спирт булган сыекча табыла. Шул ук көнне күрше Шентала районында яшәүче С. ВАЗ-2115 машинасында 20 шешә ялган аракы белән тоткарлана....

Узган атнада район территориясендә законсыз рәвештә алкогольле продукция ташучы өч машина тоткарланган.

Полиция хезмәткәрләре Чирмешән-Азеево юлында Самара өлкәсендә яшәүче Т.ның ВАЗ-21074 машинасын туктаталар. Аның багажнигында биш литрлы өч канистрада, составында спирт булган сыекча табыла. Шул ук көнне күрше Шентала районында яшәүче С. ВАЗ-2115 машинасында 20 шешә ялган аракы белән тоткарлана.

Иске Элмәле авылында яшәүче В.ның да машинасында бер канистра спиртлы сыекча табыла.
Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.


Черемшан инспектор полиции

Нет комментариев