Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исереккә ышаныч юк

Җиткән ул-кызларының кылган гамәлләре өчен чит кешеләр каршында аларның әти-әниләре кызарып утырырга мәҗбүр. Полиция хезмәткәрләренә яшүсмерләрнең кайберләре алкоголь кулланган хәлдә үк эләккән. Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышына бер әнине дә чакырганнар. Ул, киресенчә, үзе эчә. Чибәрлеген югалтмаган хатынның шешенгән күзләреннән күренгәнчә, узган кич ул тагын "яхшы табында" сыйланган....

Җиткән ул-кызларының кылган гамәлләре өчен чит кешеләр каршында аларның әти-әниләре кызарып утырырга мәҗбүр. Полиция хезмәткәрләренә яшүсмерләрнең кайберләре алкоголь кулланган хәлдә үк эләккән.

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышына бер әнине дә чакырганнар. Ул, киресенчә, үзе эчә.
Чибәрлеген югалтмаган хатынның шешенгән күзләреннән күренгәнчә, узган кич ул тагын "яхшы табында" сыйланган. Ике бала анасын оешмаларга эшкә дә алмыйлар икән: эчкече "ярлыгы" бар. Комиссиягә беренче генә чакырулары түгел, үгет-нәсыйхәттән дә узган бугай. Өендә гади чисталык та юк. Ә балаларын бик ягымлылар, яхшылар, диләр. Әмма киләчәктә әни кеше шешәдән аерыла алмаса, алар да үзгәрер инде. Эчүче хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Андый куркыныч бар. Комиссия, ничарадан-бичара, яшь әнине тагын эшкә урнаштыру әмәлен тапмакчы.
Икенче әни исә кызы өчен елады. Күренеп тора, тәртипле гаилә. Кыз да акыллы балага охшаган. Тик бер гаебе бар - полиция хезмәткәрләре мәктәп укучысын дус егете белән кичке 10нан соң урамда күргәннәр. Җинаять кылмаган, начарлык эшләмәгән, әмма, нишлисең, шундый закон - комендант сәгате вакытында балаларга өлкәннәрдән башка капка төбендә дә утырырга ярамый. Әнигә дә, кызга да бу хакта аңлатып кисәтү ясадылар.
Кичке 10нан соң районыбыз авылларының берсендә тагын бер мәктәп укучысын тоткарлаганнар. Укытучылары әйтүенчә, өлкән класс егете барлык спорт чараларында актив, матур җырлый. Тик бер мичкә балны бер кашык дегет боза дигәндәй, укучы сыра эчеп эләккән. Колхозда эшләүче әтисе баласының бу гамәле өчен 500 сум штраф түләячәк.
Укуын ташлап кайткан 17 яшьлек егет өчен дә әнисе җавап бирә. "Сабый"ны эчкән хәлдә тоткарлаганнар.
Барлык бәлаләр аракыдан башлана бугай. Әнә балаларын тиешенчә карамаган өчен комиссиягә тагын бер әти кеше белән профилактик әңгәмә үткәрергә туры килде. Ул да салгаларга ярата икән. Аннан гаиләдә тавыш чыгара ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан