Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Исерек йөртүче иде, хәзер - җәяүле

Транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен 2016 елда 60, быел бер айда 2 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Билгеле булганча, мондый хокук тәртибен бозган өчен 30 мең сум күләмендә штраф салу, ел ярымнан ике елга кадәр вакытка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. -Шуны да...

Транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен 2016 елда 60, быел бер айда 2 кеше административ җаваплылыкка тартылган.


Билгеле булганча, мондый хокук тәртибен бозган өчен 30 мең сум күләмендә штраф салу, ел ярымнан ике елга кадәр вакытка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

-Шуны да искәртергә кирәк, әгәр йөртүче алкоголь кабул итү-итмәүне ачыклау өчен медицина тикшерүе үтүдән баш тарта икән, бу закон бозу санала. Былтыр андый йөртүчеләр 15 иде,- ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. -Кызганыч, кайбер кешеләр рульдә исерек килеш йөреп, административ җәза алганнан соң да үзләренә нәтиҗә ясамыйлар. Андыйлар җинаять җаваплылыгына тартыла. Ә бу очракта иң йомшак дигән җәза да 200 мең сумнан алып штраф түләүне, 3 елга кадәр билгеле вазифалар биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота. Суд хөкеменә тартылган булу да кешене уңай яктан бәяли.

Былтыр 5, агымдагы ел башыннан 1 йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылган. Күргәнебезчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау бик кыйммәткә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined