Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт хакын – суд аша

Агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында суд боерыклары чыгару буенча җәмәгать судына тулаем 7107 мең сумга 290 гариза юнәлдерде. Әлеге гаризаларның 288се буенча суд боерыклары чыгарылды, ике гариза тикшерелә. Болардан тыш, хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында 2268 мең сумга 266 дәгъва гаризасы район...

Агымдагы елның узган чорында район прокуратурасы хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында суд боерыклары чыгару буенча җәмәгать судына тулаем 7107 мең сумга 290 гариза юнәлдерде.


Әлеге гаризаларның 288се буенча суд боерыклары чыгарылды, ике гариза тикшерелә. Болардан тыш, хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында 2268 мең сумга 266 дәгъва гаризасы район судына җибәрелде.

Быел үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсе буенча, прокурор карары нигезендә, хезмәт хакы түләү законын бозган өчен бер юридик зат ("Стройсервис" ҖЧҖ) һәм җиде вазыйфаи зат ("Кара Чишмә" һәм "Үтәмеш" җәмгыятьләре директорлары, "Чирмешән агрохезмәтләре", "Шушма", "Кара Чишмә" җәмгыятьләренең баш бухгалтерлары, "Чирмешән агрохезмәтләре" бухгалтерлары һәм "Стройсервис" ҖЧҖнең генераль директоры) административ җаваплылыкка тартылдылар.

Хезмәт законы таләпләренең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча да биш язма кертелде. Аларны тикшергәннән соң алты вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокурор протесты буенча предприятие җитәкчеләренең җиде законсыз әмере гамәлдән чыгарылды һәм законга туры китерелде.

Узган елны район прокуратурасы судка бер җинаять эше дә юнәлдерде. Җәмәгать суды карары буенча "Алга" җәмгыяте директорына, хезмәт хакы түләмәгән өчен, РФ Җинаять-ләр кодексының I бүлеге, 145.1 статьясы нигезендә, 10 мең сум штраф салынды.

Хезмәт хакы буенча бурычлары булган очракта гражданнар район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар. Хокук бозулар ачыкланса, прокурор гражданнарның законлы мән-фәгатьләрен һәм хокук-ларын яклау буенча гариза белән судка мөрәҗәгать итә ала.

Тимур Габидуллин,

Чирмешән районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында суд боерыклары