Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләргә кредит бурычларын түләргә суд приставлары “булыша“

Узган, 2015нче елны район суд приставлары хезмәтләренә райондашларыбызның төрле бурычларына кагылышлы 4598 башкарма кәгазь кергән. Бурычлылар арасында күпчелек банкларга кредитларын кайтармаучылар һәм вакытында хезмәт хакын түләргә теләмәүчеләр. Ел дәвамында район суд приставлары кредитлар буенча 4 миллион сумга якын бурычны кайтаруга ирешкәннәр. Кызганычка каршы, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә эшчеләренә вакытында...

Узган, 2015нче елны район суд приставлары хезмәтләренә райондашларыбызның төрле бурычларына кагылышлы 4598 башкарма кәгазь кергән. Бурычлылар арасында күпчелек банкларга кредитларын кайтармаучылар һәм вакытында хезмәт хакын түләргә теләмәүчеләр.

Ел дәвамында район суд приставлары кредитлар буенча 4 миллион сумга якын бурычны кайтаруга ирешкәннәр.
Кызганычка каршы, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә эшчеләренә вакытында хезмәт хакын түли алмыйлар. Андый очрак та колхозчылар судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә инде суд карары чыгарылса, эшкә суд приставлары алына.
-Хезмәт хакын түләтү максатыннан еш кына безгә мәҗбүри характердагы чаралар күрергә туры килә, әйтик, җәмгыятьнең счетларына, техникасына яисә терлеккә арест салабыз, - ди суд приставларының район бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Петров. - Былтыр районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән хезмәт хакы буенча 1 миллион 339 мең сум бурыч кайтарылды.
Суд приставлары торак- коммуналь хезмәтләр өчен дә бурычларны җыярга булыша. Былтыр алар тарафыннан 59 мең сум бурыч кайтарылган. 2015нче елны суд приставлары әле тагын 1 миллион 205 мең сум ЮХИДИ штрафларын җыйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кредит пристав

2
X