"Татарстан чаңгы юллары - 2016" ярышларында 500гә якын чирмешәнле катнашты. Көне дә шәп булды бит әле аның: кояшлы, тыныч.
Район үзәгенең "Сабантуй" стадионында 14 февраль көнне оештырылган әлеге күмәк чарада оешма, предприятие вәкилләре, авыл җирлекләре командалары, йөзләгән мәктәп укучысы көч сынашты. Катнашучылар арасында кунаклар - күршеләребез, Самара өлкәсенең Шентала районыннан...