Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә террорчылыкка каршы чаралар турында сөйләштеләр

Террорчылыкка каршы район комиссиясе карарлары авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре тарафыннан катгый үтәлергә тиеш. Бәйрәмнәр вакытында аеруча уяу, җаваплы булу мөһим. Комиссиянең чираттагы утырышында әйтелгәнчә, бу өлкәдә аерым чаралар күрелә, аңлату эшләре алып барыла, лекцияләр укыла, очрашулар үткәрелә. Шөкер, дини учреждениеләрдә ниндидер радикаль төркемнәр, артык фикер каршылыклары юк....

Террорчылыкка каршы район комиссиясе карарлары авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре тарафыннан катгый үтәлергә тиеш. Бәйрәмнәр вакытында аеруча уяу, җаваплы булу мөһим.

Комиссиянең чираттагы утырышында әйтелгәнчә, бу өлкәдә аерым чаралар күрелә, аңлату эшләре алып барыла, лекцияләр укыла, очрашулар үткәрелә. Шөкер, дини учреждениеләрдә ниндидер радикаль төркемнәр, артык фикер каршылыклары юк.
Районда читтән күчеп килүчеләр дә җирле халык белән уртак тел табып, дус яши. Әмма яктан килгән-киткән кешеләргә гел күз-колак булу зыян итмәс. Гомумән, уяулыкны югалтырга ярамый. Явыз ниятле кешеләрнең начар гамәлләрен алдан ук кисәтү сорала. Террорчылыкка каршы чаралар, җәмәгать куркынычсызлыгын, хокук тәртибен тәэмин итү өчен барын да башкарыйк. Яшьләр белән конкрет, даими эшлик, аларның мәшгульлеген, ялын оештыруны күз уңыннан ычкындырмыйк.
Бу эштә вак-төяк юк һәм була да алмый.
Татарстанда эшче мигрантлар күп. Былтыр безнең районга гына да чит илдән 120 кеше килгән (бер өлеше гражданлыгы булмаганнар), исәпкә баскан.
Район җитәкчесе Фердинант Дәүләтшин, район прокуроры Фаил Хәйруллин, Россия ЭММның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев һәм башкалар, комиссия утырышында чыгышларында террорчылыкка, экстремизмга каршы конкрет тәкъдимнәр керттеләр, бу өлкәдә бурычларны атадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined