Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә гауга чыгарган исерекләрне җәза көтә

28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр район полиция бүлегендә 23 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары бу чорда 24 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы булды - матди зыян белән, анда имгәнүчеләр юк. Бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Чирмешәннән бер хатын-кыз мәктәптә кызына суккан гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Полиция хезмәткәрләренә, исерек хәлдә тавыш чыгарып, хатыннарына һәм балаларына кул күтәргән ир-атларны тынычландырырга туры килгән.

Районда “Бала – төп пассажир” дип аталган оператив-профилактик чара дәвам итә.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев