Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районыннан дүрт кеше бозаулары өчен акча ала алмый

10-16 декабрьдә район полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән.

01 Узган атнада янгын-коткару хезмәте подразделениеләренә хәвефле хәбәрләр булмаган. Бу хакта без 135 нче Чирмешән янгын часте диспетчерлыгыннан белештек.

02 10-16 декабрьдә район полиция бүлекчәсенә 23 хәбәр кергән.

Матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 79 кешенең юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары хокук бозулар хакында 3 административ беркетмә төзегәннәр.

Яңа Элмәле авылында яшәүче, сентябрь аенда үзеннән 105 мең сумлык ике бозау алып, аның өчен һаман да түләмәгән Аксубай районы кешесен җаваплылыкка тартуны сорый. Полициягә шундый ук тагын өч гариза кергән, барлык зыян күләме 370 мең сум тәшкил итә.

Билгесез адәмнәр Югары Кармалка авылында җиңел автомобильнең алгы һәм ике ян тәрәзәләрен ватканнар.

Әлеге гаризалар уңаеннан тикшерүләр бара.

03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 35 чакырту теркәлгән. Белгечләрне кан басымы чирләреннән интегүчеләр еш чакырган. Бер инсульт һәм ОРВИ белән авыруның 13 очрагы булган.

04 Район газ хезмәте слесарьлары 56 заявка үтәгәннәр. Алар, барысы да диярлек, газ мичләрен, плитәләрен төзәтү һәм көйләү белән бәйле.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев