Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында мошенниклар активлашкан

Март аеның тәүге көннәрендә чирмешәнлеләрнең банк карталарыннан акча урлаган мошенникларга карата ике җинаять эше кузгатылган иде, узган атнада аларга өченчесе өстәлде: беркатлы тагын бер райондашыбыз 4200 сум акчасыннан колак какты.

Гомумән, 4-10 мартта район полиция бүлегенең дежур частенда 33 хәбәр кабул иткәннәр. Полициянең участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегән.

Район юлларында 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 57 очрагын ачыклаган, ике кеше транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җавап тотачак.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев