Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында үләт базының баганаларын урлап киткәннәр

    Билгесез адәмнәр Керкәле авылы янындагы үләт базының 21 данә тимер баганаларын, чокыр капкачларын урлап киткәннәр. Матди зыян күләме – 29 мең 637 сум.

    Гомумән, 9-15 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр.

    Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан  17 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатканнар.

    Район юлларында матди зыян белән  дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның  63 очрагы теркәлгән, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

    Реклама

    Чирмешән кешесе ике яшүсмернең район үзәгендәге бер кибеттән барлыгы 100 сумлык  шоколадлар һәм сагыз урлаулары хакында хәбәр иткән.

    Берәү  үзен кыйнаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый.

    Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегеннән алынды.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: