Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бу атнада Чирмешәндә “Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!” акциясе башланды

    Районда "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенә кабат старт бирелде. Чара 19-30 октябрь көннәрендә үтә.

    Акция наркотиклар сату, тарату һәм аларның кулланылышына каршы торуга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, оператив кирәкле мәгълүматлар туплау һәм тикшерү,  һәм наркотикларга бәйле затларны  дәвалау, һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендә  квалификацияле ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.

    Реклама

    - Хәбәрләр район эчке эшләр бүлегендә  “ышаныч телефоннары” -  (884396) 2-54-39 номерлары аша кабул ителә. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак. Хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин, исемне әйтү кирәкми, - диделәр Чирмешән эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсендә.

     фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: