Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Алдакчылар чирмешәнленең банк картасыннан 460 мең сум акчасын урлаганнар

Гомумән, 29 июльдән 4 августка кадәр районның полиция бүлеге дежур частенда 33 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегәннәр.

Районда матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган.

Шешминка кешесе улын тешләгән этнең хуҗасын - авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый. Бала тән җәрәхәтләре алган. Түбән Кармалкадан берәү 16 мең сумлык телефонын урлаулары турында полициягә гариза язган. Иске Үтәмеш авылы кешесе «Лада Приора» автомобилен куып китүләре хакында хәбәр иткән. Бу фактлар буенча тикшерүләр бара.

“Әккәрәй” җәмгыяте фермасыннан да “КамАЗ” автомобилен куып киткәннәр. Җинаять кылучы ачыкланган. Бер чирмешәнле үзенең банк картасыннан, алдап, 460 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев