Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләргә-якташлардан теләкләр: эт елы “тешләмәсен”, уңышлар гына алып килсен

Яңа ел балалар өчен генә түгел, зур кешеләргә дә ниндидер бер сихри бәйрәм. Без могҗизаларга өметләнәбез, үзгәрешләр, яңалык көтәбез, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Бу уңайдан кайбер газета укучыларыбызның да теләкләрен белергә булдык. Мохтар Әскаров (Кара Чишмә): - Аллага шөкер, әтәч елы матур гына үтеп бара. Быел улыбыз 9нчы классны тәмамлап...

Яңа ел балалар өчен генә түгел, зур кешеләргә дә ниндидер бер сихри бәйрәм. Без могҗизаларга өметләнәбез, үзгәрешләр, яңалык көтәбез, бер-беребезгә изге теләкләр телибез. Бу уңайдан кайбер газета укучыларыбызның да теләкләрен белергә булдык.

Мохтар Әскаров (Кара Чишмә): - Аллага шөкер, әтәч елы матур гына үтеп бара. Быел улыбыз 9нчы классны тәмамлап техникумга укырга керде, бу зур шатлык. Киләсе эт елы барыбызга да уңышлар гына алып килсен, гаиләләребез, якыннарыбыз сау-сәламәт, илләребездә тынычлык булсын.

Тәнзилә Овсянникова (Чирмешән): - Киләсе ел барыбызга сәламәтлек, җан тынычлыгы, тормышларында һәм эшләрендә уңышлар алып килсен. Киләчәккә өметегезне югалтмагыз, безне ышаныч яшәтә. 2017 ел минем өчен бик уңышлы булды, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алдым, һәркемгә шундый шатлыклы мизгелләр кичерергә язсын.

Юлия Мищенко (Югары Кармалка): - 2018 - эт елы барыбызга да бәхет, уңышлар, изгелекләр, мәхәббәт алып килсен, үтеп баручы елдан да уңышлырак, күңелле вакыйгаларга бай булсын. Быел, декрет ялыннан соң, яңа эшкә урнаштым, эшең булу да зур шатлык. Барлык райондашларга акчалы эш урыннары булуын телим.

Энҗе Галимова (Иске Үтәмеш): - Барыбызга да исәнлек, илләребезгә, гаиләләребезгә иминлек юлдаш булсын. Үтеп баручы елда улыбыз өйләнде, 2018 ел балалары җиткән гаиләләргә шундый шатлыклы мәшәкатьләр алып килсен, ялгызлар үзләренең тиң парларын тапсын. Бүгенге заманда яхшы түләүле эш табу да проблема. Кызыбыз укуын тәмамлап эшкә урнашты, иремнең дә, үземнең дә ышанычлы эш урыны бар, йортта маллар да күп асрыйбыз, Ходай сәламәтлектән аермасын.

Ольга Григорьева (Иске Элмәле): - Дөньялар тыныч, илләребездә иминлек булсын. Эт елы һәр гаиләгә шатлык, бәхет, исәнлек, уңышлар гына алып килсен. Балаларыбыз сау-сәламәт булу зур куаныч, яхшы кешеләр булып үссеннәр. Безнең авылда балаларга бакчада урыннар җитми, киләсе елда бу проблема хәл ителсен иде. Барлык райондашларны Яңа ел белән тәбриклим!

Лилия Мингулова (Иске Кади): - Без - укытучылар, балалар арасында эшләгәч, картаймыйбыз, күңелебез белән гел яшь калабыз. Һәркемнең яратып эшли торган шөгыле, күкләребез аяз, илләребездә тынычлык булсын, йортларыбызда, урамнарыбызда балаларның шат авазы тынмасын, авылларыбыз яшәсен. Гаиләдә сау-сәламәт сабый туу зур шатлык, быел өченче оныгыбыз туды. Якыннарыбыз, балаларыбыз исән-имин булсын, безне оныклар белән куандырып торсыннар. Эшем мәктәп белән бәйле булгач тагын бер теләгем бар: чыгарылыш класс укучылары имтиханнарын уңышлы тапшырсыннар, хыяллары тормышка ашсын.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined алып килсен уңышлар гына “тешләмәсен Эт елы